ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чувашстан башлыгы: Татарлар яшәүче җирләрдә яхшы энергия алам

7 июль 2018, 14:21 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Чувашстан башлыгы: Татарлар яшәүче җирләрдә яхшы энергия алам "Без татарлардан да өйрәнәбез", - диде Михаил Игнатьев Чабаксарда федераль Сабан туенда чыгышында.

(Чабаксар, 7 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Михаил Игнатьев Чувашстанның татарлар яшәүче җирләрендә булганда яхшы энергия ала. Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев федераль Сабан туе ачылышында шулай дип әйтте.

Михаил Игнатьев Сабан туеның уңай эмоцияләр, якты йөзләр, матурлык, күңелле мохит бүләк итүен әйтте. "Бу Сабан туе Россия Федерациясе тарихына алтын хәрефләр белән язылачак", - диде ул.

"Без татарлардан да өйрәнәбез", - дип Игнатьев Чувашстан эшмәкәрләренең Татарстанда тәҗрибә туплауларына ишарәләде. "Татарстанда эшләргә уңайлы түгел дип берәү дә әйткәне булмады", - диде ул.

"Чувашстанның татарлар яшәүче җирләрендә булганда мин гел яхшы энергия алам. Ата-аналар балаларын кулланучы гына түгел, тудыручы итеп тәрбияли. Алар балаларын рухи кыймәтләрне, гаилә кыйммәтләрен аңлый торган итеп үстерә", -  диде Михаил Игнатьев.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксарда федераль Сабан туенда катнашучыларны сәламләп чыгыш ясады. "Ут күршеләр белән уртак фикерләргә килеп эшлибез", - диде ул.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10