ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт, Татар дөньясы

Чабаксарда федераль Сабан туе абсолют батыры билгеле булды

7 июль 2018, 16:42 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Чабаксарда федераль Сабан туе абсолют батыры билгеле булды Быел төп бүләк - Татарстан Президентыннан автомобильне батырлар арасында лотереяга уйнаттылар.

(Казан, 7 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Чабаксарда уза торган федераль Сабан туе абсолют батыры билгеле булды. Тәкә Мари Элга Муса Галләмовка китә.

  • Мусаның федераль Сабан туенда икенче мәртәбә батыр калуы. Ул 2015 елда Красноярскида батыр калган иде.

Быел төп бүләк - Татарстан Президентыннан автомобильне батырлар арасында лотереяга куярга уйлаганнар. Бу хакта Муса "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте. 

Алты батыр арасында лотерея уйнатканнан соң, автомобиль ачкычын Чувашстанның Шыгырдан авылыннан Ринас Сатдаровка тапшырдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10