ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү бүген Сабан туен бәйрәм итә
Минтимер Шәймиев Болгарда чәй музеенда самавыр кайнату турында сөйләде
Армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты турындагы мәгълүмат кире кагылды
Изге Болгар җыенында катнашучы меңләгән кеше берьюлы өйлә намазы укыды
Синоптиклар Татарстанда җил көчәячәк дип кисәтә

Спорт

Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен махсус спорт мәйданчыгы кирәк - Рамил Каюмов

7 июль 2018, 15:18 , Фото: Рамиль Гали

Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен махсус спорт мәйданчыгы кирәк - Рамил Каюмов Мәйданчык инвалидлар арасында футболны үстерергә һәм популярлаштырырга ярдәм итәчәк, дип саный тренер.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр арасында футболны үстерерү һәм популярлаштыру өчен махсус спорт мәйданчыгы кирәк. Бу хакта бүген IT-паркта Дөнья чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Лаештагы Сукыр һәм начар күрүче балалар интернат-мәктәбе тренеры Рамил Каюмов әйтте.

"Безнең команда да 17 уенчы. Уңышларыбыз шактый, төрле спорт бәйгеләрендә алдынгы урыннар яулыйбыз. Интернат-мәктәптә 2004 елдан бирле эшлим. Мәктәпне 200дән артык спортчы тәмамлады. Шуларның дүртесе Россиянең атказанган спорт остасы исеменә лаек булды. Без Лаеш район үзәгендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнәбез. Әмма, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр футболны махсус спорт мәйданчыгында уйнаса яхшы булыр иде. Мәйданчык булмагач авыр, чөнки бер без генә футбол уйнамыйбыз бит. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында да спорт белән шөгыльләнүчеләр күп, араларында бик оста уйнаучылар да бар. Алга таба да футболны үстерәсе һәм популярлаштырасы килә", - диде ул.

Начар күрүчеләр футбол уйнаганда үзләрен иркен тота. Алар өчен өчен тупка махсус тавыш сигналы куелган. Уен вакытында туптагы кыңгырау чыңлый. "Тупларның бәясе кыйммәт, берсе генә дә сигез меңнән артык тора. Аның өстенә форма һәм башка спорт инвентарьләре сатып алырга кирәк. Ярдәм итүчеләр бар, чөнки аларсыз булмый. Безнең команданы матди яктан тәэмин иткәннәре өчен Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыкларына олы рәхмәт сүзләрен ирештерәбез", - диде тренер.

Начар күрүчеләр футбол командасында уйнаучы Антон Агафонов Казанда узган футбол Чемпионаты хакында үз фикерләрен әйтте. "Командаларның уенын Җанатарлар фестивалендә тыңладык. Безне волонтерлар озатып йөрде, һәрдаим ярдәм иттеләр. Чемпионат бетә, ләкин аның рухы әле озак сакланачак. Казан өчен бу зур вакыйга булды. Командалар да үзләренә нәтиҗә ясап, матур тәэсирләр белән таралышкандыр. Командаларның уеннарына килсәк, көтелмәгән борылышлар күп булды", - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10