news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

6 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика Конституциясе көне белән котлады, Ижевскида татар теле курслары башланды.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика Конституциясе көне белән котлады / Конституция Татарстанның сәяси системасының хокукый нигезләрен булдырды, диелә котлауда.

Ижевскида татар теле курслары башланды / Дәресләр ике төркемдә: өлкәннәр һәм балалар белән алып барыла.

Россия спорт министры Казанда йөзү буенча Россия чемпионатын ача / Иртәгә Россия Спорт министрлыгы һәм Татарстан арасында физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелачак.

Пензада "Татар кызчыгы-2018" бәйгесе җиңүчесе мәгълүм / Катнашучларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Чаллы мөхтәсибәте мохтаҗларга ике тонна бәрәңге өләште / Тукай районы Яңа Байлар авылы халкы “Ихсан” хәйрия фондына 1132 килограмм бәрәңге тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot