ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллы мөхтәсибәте мохтаҗларга ике тонна бәрәңге өләште

6 ноябрь 2018, 17:05 , Фото: архив

Чаллы мөхтәсибәте мохтаҗларга ике тонна бәрәңге өләште Тукай районы Яңа Байлар авылы халкы “Ихсан” хәйрия фондына 1132 килограмм бәрәңге тапшырды.

(Чаллы, 6 ноябрь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы мөхтәсибәте Тукай районы халкы хәйрия итеп тапшырган ике тонна бәрәңгене мохтаҗларга өләште.

Тукай районы Яңа Байлар авылы халкы Чаллы “Ихсан” хәйрия фондына 1132 килограмм бәрәңге тапшырды.

Тагын бер тонна бәрәңгене Тукай районының Петровка һәм Иске Дөреш халкы гошер сәдакасы итеп җыеп биргән.

Бәрәңге күп балалы 15 гаиләгә һәм Буа районы мәдрәсәсенә тапшырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10