ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пензада "Татар кызчыгы-2018" бәйгесе җиңүчесе мәгълүм

6 ноябрь 2018, 14:52 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Пензада Катнашучларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Пензаның  "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан үткәрелгән "Татар кызчыгы" бәйгесендә ьиде кызчык көч сынашты. Бу хакта җирле татарларның автономиясе хәбәр итә. 
 
Конкурс татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклауны максат итеп куя. Катнашучылар жюрига үзләренең аш-суга осталыкларын, җыр-бию, шигырь сөйләүгә сәләтләрен күрсәткән. Аш-су бәйгесендә татар кызлары пилмән бөккән. Соңрак, әниләре һәм әбиләре белән әзерләнгән милли ризыкларны тәкъдим иткән. 
 
Катнашучыларның барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә ия булган. Беренче урынга исә Камилә Нәзирова лаек дип табылган. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10