ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Россия спорт министры Казанда йөзү буенча Россия чемпионатын ача

6 ноябрь 2018, 13:19 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Россия спорт министры Казанда йөзү буенча Россия чемпионатын ача
 
Иртәгә Россия Спорт министрлыгы һәм Татарстан арасында физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелачак.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 7 ноябрьдә, Россия спорт министры Павел Колобков Казанга эшлекле сәфәр белән килә. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласында министр “Спорт индустриясенә инвестицияләр” II тармак форумы эшендә катнашачак һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

Колобков һәм Миңнеханов Россия Спорт министрлыгы һәм Татарстан арасында физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалаячак.

Моннан тыш, ведомство башлыгы Казан Су төрләре спорт сараенда кыска арада йөзү буенча Россия чемпионатын ачачак.

Министр шулай ук кайбер спорт объектларында булачак һәм “Зенит” волейболчылары белән очрашачак, студентлар белән аралашачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10