news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

5 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Муса Җәлил исемендәге премиягә гаризалар кабул ителә, Камал театры премьера спектаклен күрсәтә, йөзү буенча Россия чемпионаты башлана.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады/ Бәйгегә февральдә - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә нәтиҗә ясалачак.



"Идел-Урал" төрки халыклар җәмгыятенең яшьләр бердәмлеге бүлеген татар яшьләре җитәкләде/ Бу карар Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыятенең татар яшьләре белән очрашуында кабул ителгән.



Камал театры Марсель Сәлимҗанов туган көнгә Чыңгыз Айтматов романын сәхнәләштерде/ Театр премьерасын 4 - 7 ноябрьдә карап булачак.



Актриса Резедә Сәләхова бала ялыннан соң кабат сәхнәгә кайта - "Шәһри Казан" газетасы/ Иртәгә К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Әмирхан Еники әсәре буенча куелган "Гөләндәм туташ хатирәсе" спектаклендә Гөләндәм образын башкарачак.



Казанда балалар арасында иң оста биючеләрне ачыклаячаклар/ Бөтенроссия фестиваль-конкурсы декабрь аенда уздырыла.



Казанда йөзү буенча Россия чемпионатында Татарстанның 80 йөзүчесе катнашачак/ Алты көн дәвамында илнең 850 иң көчле спортчысы 46 дисциплинада медальләр өчен ярышачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100