ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры Марсель Сәлимҗанов туган көнгә Чыңгыз Айтматов романын сәхнәләштерде

5 ноябрь 2018, 10:00 , Фото: Салават Камалетдинов

Камал театры Марсель Сәлимҗанов туган көнгә Чыңгыз Айтматов романын сәхнәләштерде Театр премьерасын 4 - 7 ноябрьдә карап булачак.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры Марсель Сәлимҗанов туган көнгә сезонның беренче премьерасын – Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча куелган «Мәңгелек буран» драмасын тәкъдим итте.

Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Геннадий Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова.

  • 7 ноябрьдә легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көненә премьера чыгару – Камал театрының традициясе. Быел да театр, шушы традициягә тугры калып, 4, 5, 6, 7 ноябрь көннәрендә премьера тәкъдим итә.

Премьераның беренче көнендә спектакльне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да карады.

«Гасырдан да озын көн…» - кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның беренче романы. Татар укучысына ул манкортлар турындагы риваяте белән аеруча таныш. Спектакльдә манкортлар турындагы риваять эпилог булып бара.

Спектакльдә төп рольне – Буранлы Идегәйне - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин һәм яшь артист Алмаз Борһанов башкара. Әбүталип ролендә - Эмиль Талипов. Каранар дөя ролендә - Татарстанның атказанган артисты Минвәли Габдуллин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10