ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда балалар арасында иң оста биючеләрне ачыклаячаклар

5 ноябрь 2018, 11:02 , Фото: Рамиль Гали/архив

Казанда балалар арасында иң оста биючеләрне ачыклаячаклар Бөтенроссия фестиваль-конкурсы декабрь аенда уздырыла.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 1-2 декабрьдә Татарстан башкаласында «Танцуй, Казань» Бөтенроссия балалар бию фестиваль-конкурсы узачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучылар өч төркемгә бүленәчәк. Кече төркемдә - 5-10 яшьлек балалар, урта яшьтәгеләр төркемендә - 10-17 яшьлекләр, өлкән төркемдә 17 яшьлек һәм аннан өлкәнрәкләр көч сынашачак.

Катнашучылар 5 минуттан артык дәвам итмәгән бер яки ике бию номеры тәкъдим итәчәк. Биючеләр номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча бүленәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10