news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

31 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

2018 елда пай җирләре өчен түләү суммасы билгеле, Камал театрының бер спектакле алты номинациядә “Алтын битлек” премиясенә дәгъва итә.

Чаллы театры директоры Зифа Кадыйрова әсәрләре татар театрларын туендыра ала дип саный / Рашат Фәйзрахманов әйтүенчә, театр, язучының “Язмыш сынавы” әсәрен сәхнәләштереп, аны күрсәтүдән кергән акчага өч-дүрт спектакль чыгара алган.

2018 елда пай җирләре өчен түләү суммасы билгеле / Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле сүзләренчә, быел бер гектар пай җире өчен түләү 750 сумнан ким булмаска тиеш.

Самараның "Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин вафат / Мәрхүмне иртәгә, 1 ноябрьдә, шәһәрнең мөселман зиратында җирлиләр.

2017 елда пай җирләре өчен иң күп һәм иң аз түләгән районнар билгеле / “Кукмара – беренче, Югары Ослан районы – иң арткы урында”, - диде Александр Дружин.

Төркестанны төрки дөньяның мәгълүмати үзәге итәр дип уйланган медиаүзәк ачылды / Көньяк Казахтандагы бу шәһәргә килгән һәр журналист һәм турист медиаүзәктәге җиһазлардан файдалана алачак.

Камал театрының бер спектакле алты номинациядә “Алтын битлек” премиясенә дәгъва итә / Бүген "Алтын битлек" милли театр премиясенә дәгъва итүче театрлар исемлеге бүген билгеле булды.

Төркестан хакиме татарларны төрки халыклар арасында иң интеллектуале дип атады / Жансейит Туймебаев татарлардан өйрәнер әйбер күп дип белдереп, журналистларны Казанга барып кайтырга өндәде.

Васил Шәйхразиев Федераль Сабан туеның асылын аңлатты /  "Сабан туе ул бәлеш ашадык та кайтып киттек түгел! Ул татар халкын берләштерә торган бәйрәм", - диде Милли Шура рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100