ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чаллы театры директоры Зифа Кадыйрова әсәрләре татар театрларын туендыра ала дип саный

31 октябрь 2018, 08:17 , Фото: Михаил Захаров

Чаллы театры директоры Зифа Кадыйрова әсәрләре татар театрларын туендыра ала дип саный Рашат Фәйзрахманов әйтүенчә, театр, язучының “Язмыш сынавы” әсәрен сәхнәләштереп, аны күрсәтүдән кергән акчага өч-дүрт спектакль чыгара алган.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы татар дәүләт театры директоры Рашат Фәйзрахманов Зифа Кадыйрова әсәрләре татар театрларын туендыра торган әсәрләр дип саный. Ул бу хакта Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясеннән соң “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Мин курыкмыйча әйтәм: Зифа Кадыйрова әсәрләре татар театрларын туендыра ала. Башка театрларның да аның әсәрләрен куярга ниятләре юк түгел”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Рашат Фәйзрахманов әйтүенчә, театр, популяр язучының “Язмыш сынавы” әсәрен сәхнәләштереп, аны күрсәтүдән кергән акчага өч-дүрт спектакль чыгара алган.

Чаллы татар дәүләт театры бүген Казанда – Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестивалендә “Яратылмый калган ярлар” спектаклен күрсәтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10