ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төркестан хакиме татарларны төрки халыклар арасында иң интеллектуале дип атады

31 октябрь 2018, 14:39 , Фото: Рәмис Латыйпов

Төркестан хакиме татарларны төрки халыклар арасында иң интеллектуале дип атады Жансейит Туймебаев татарлардан өйрәнер әйбер күп дип белдереп, журналистларны Казанга барып кайтырга өндәде.

(Төркестан, 31 октябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Казахстанның Төркестан өлкәсе хакиме Жансейит Туймебаев татарларны төрки халыклар арасында иң интеллектуаль дип атады. Бу хакта ул "Төркестан: яңа мәгълүмати киңлек" халыкара форумында журналистлар алдында чыгыш ясаганда әйтте.

Бүген Төркестанда медиаүзәк ачылды. Жансейит Туймебаев форумда бу вакыйганы телгә алды. Яңалыкны яктыртырга килгән журналистларны, аерым алганда "Татар-информ" журналистын искә төшерде.

"Татар халкы - төрки халыклар арасында иң интеллектуаль халык. Татарлардан өйрәнер әйбер күп", - диде Жансейит Туймебаев.

Ул Казанда югары технологияләр барлыгы хакында әйтте, самолетлар, вертолетлар җитештерелүе, КАМАЗ заводы турында сөйләде. Хаким форумда катнашучыларны Казанга барып кайтырга өндәде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10