ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

2018 елда пай җирләре өчен түләү суммасы билгеле

31 октябрь 2018, 12:03 , Фото: архив

2018 елда пай җирләре өчен түләү суммасы билгеле Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле сүзләренчә, быел бер гектар пай җире өчен түләү 750 сумнан ким булмаска тиеш.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Пай җирләре өчен аренда түләвенең суммасы билгеле. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин әйтте.

“Быел пай җиренең бер гектары өчен түләү 750 сумнан да ким булмаска тиеш. Без бу хакта район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыкларына хәбәр иттек. Әлеге сумма август аенда Президент катнашындагы видеоконференция вакытында билгеләнде”, - диде Дружин.

  • 2017 елда пай җире өчен аренда түләвенең минималь суммасы 710 сум иде.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, 2018 ел өчен түләүләр әлегә башланмаган.

“Минем уйлавымча, ноябрь башыннан пай җиреннән файдаланган өчен аренда түләве түли башларлар. Без ноябрь урталарына хисап көтәбез”, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10