Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
30 октябрьдән Татарстанда кафе һәм рестораннар төнлә эшли алмаячак
«Роспотребнадзор идарәсе төнге эшчәнлеккә бирелгән рөхсәт гамәлдә булмаячак», — диде Марина Патяшина.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда кафе һәм рестораннар 30 октябрьдән төнлә эшли алмаячак, гәрчә моңа кадәр алдан рөхсәт бирелгән булса да.
Бу хакта Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.
Ул 30 октябрьдән җәмәгать туклануы биналарына төнлә эшләү тыелганын искәртте. «Роспотребнадзор идарәсе төнге эшчәнлеккә бирелгән рөхсәт гамәлдә булмаячак», — диде.
Моңа кадәр персонал 100 процент вакцинацияләнгән очракта, аларга төнге сәгать унбердән иртәнге алтыга кадәр эшчәнлеккә рөхсәт бирелә иде.
- Татарстанда ковид таралуны кисәтү өчен ноябрь уртасыннан яңа чикләүләр кертеләчәк
- Ләйлә Фазлыева эшләми торган көннәрдә Татарстанда эшләячәк объектларны атады
- Эшләми торган атнада Татарстанда эшчәнлеге тыела торган оешмалар билгеле
- Татарстанда кертелә торган чикләүләр 7 ноябрьдән соң да гамәлдән чыкмаячак
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз