news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

29 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов Лондонда бизнес-форумда катнашты, татар теле ихтыяри рәвештә атнасына 2 сәгать укытылачак, Кариев театры коллективы гастрольдән кайтты.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татар теле, дәүләт теле буларак, уку планнарында булачак/ “Бу мәсьәләне алга таба да озайту, кичектерү тагын да киеренкелек тудырыр иде”, - ди парламент рәисе. 

Татар теле дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына 2 сәгать укытылачак - прокурор/ Илдус Нәфыйков докладында Россиянең барлык субъектларында Мәгариф турындагы закон үтәлеше тикшерелгәнен әйтте.

Васил Шәйхразиев: Татар теле буенча карар бар, ошыймы-ошамыймы, шуңа таянып эшләргә кирәк/ Бүгенге көн белән генә яшәргә язмасын, без һәрвакыт өмет белән яшәргә тиеш, дип белдерде Милли Шура рәисе.

Кариев театры артистлары Себердә унике көн эчендә ике спектакльне егерме тапкыр күрсәткән/ Кариев театры коллективы Себер якларыннан гастрольдән кайтты.

Татарстанда иртәгә кар көтелә/ Синоптиклар явым-төшемне урыны белән һәм аз күләмдә генә фаразлый.

Рөстәм Миңнеханов Британия бизнесына Татарстанда салым ташламалары тәкъдим итте/ Татарстан Президенты Лондонда III Россия-Британия бизнес-форумында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

"Татар рухы һәм каләм" конкурсы җиңүчеләре арасында "Татар-информ"нан Рамил Гали дә бар/ Казанда "Татар рухы һәм каләм - 2017" журналистика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Болгар ислам академиясендә Мәүлид бәйрәме билгеләп үтелә/ "Рәхмәтләр арасында иң олы, иң зур рәхмәт – ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең килүе. Без шуңа шатланабыз", – ди мөфти.

Дума комитеты Россия мәгариф министрлыгына телләр мәсьәләсенә караган тәкъдимнәр юллаган/ "Туган телләрне саклау мәсьәләсен без тынычланып, хәл итеп бетерәбез дигән фикердә калырга тиеш түгел", - дип саный Илдар Гыйльметдинов.

“Татар җыры” фестивалендә 25 җырчы “Алтын барс” сынына ия булачак/ “Татар җыры”нда чыгыш ясаячак артистларның образы 100 мең сумнан 600 мең сумга кадәр исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100