ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин: Татар теле, дәүләт теле буларак, уку планнарында булачак

29 ноябрь 2017, 11:26

Фәрит Мөхәммәтшин: Татар теле, дәүләт теле буларак, уку планнарында булачак “Бу мәсьәләне алга таба да озайту, кичектерү тагын да киеренкелек тудырыр иде”, - ди парламент рәисе.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар теле, дәүләт теле буларак, уку планнарында булачак. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узды.

Бу мәсьәлә буенча Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин чыннан да җәмәгатьчелекне бу сорау бик борчыганын, Дәүләт Советы җитәкчелегенә дә, депутатлар корпусына да битараф булмаган гражданнардан мөрәҗәгатьләр, үтенечләр күп килүен ассызыклады. “Саллы эш башкарылды. Федераль министрлык белән күп нәрсәләр буенча аңлашу табылды. Тел мәсьәләсендә үткәрелгән консультацияләр нәтиҗәсендә, татар теле дәүләт теле буларак уку планнарында укытылачак. 28 ноябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатенә Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевадан җавап хаты алынды. Анда безнең адреска республикаларның дәүләт телләрен укыту буенча якынча уку планнары җибәрелгән. Мәгариф һәм фән министрлыгын уку планнарын кабул итү буенча саллы эш көтелә. Анда татар теле ике сәгать күләмендә кертелә. Эш программасына уку әдәбиятын, методик документларны яңарту, укытучыларны квалификациясен күтәрү кебек гамәлләр бар. Бу мәсьәләне алга таба да озайту, кичектерү тагын да киеренкелек тудырыр иде, укытучылар, ата-аналар, хәтта балалар даирәсендә дә”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу мәсьәлә буенча фикер алышулар булмады. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевка бу эшне контрольдә тотарга йөкләмә бирелде. “Комитет утырышларында бу мәсьәләгә, бәлки, кире кайтасы да булыр”, - диде парламент рәисе.

Нәтиҗәдә, депутатлар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим ителгән чаралар турындагы карарны кабул итте. Аның нигезендә, республика министрлыгы, федераль министрлык әзерләгән якынча уку планнарына туры китереп, дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләрендә уку процессын оештыру буенча эшләргә тиеш булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр