ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Сәясәт

Васил Шәйхразиев: Татар теле буенча карар бар, ошыймы-ошамыймы, шуңа таянып эшләргә кирәк

29 ноябрь 2017, 13:59 , Фото: Салават Камалетдинов

Васил Шәйхразиев: Татар теле буенча карар бар, ошыймы-ошамыймы, шуңа таянып эшләргә кирәк Бүгенге көн белән генә яшәргә язмасын, без һәрвакыт өмет белән яшәргә тиеш, дип белдерде Милли Шура рәисе.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Республикада татар теле мәсьәләсендә кабул ителгән карар безгә алга карап эшләү өчен юл күрсәтү дә”, – дип белдерде Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Дәүләт Советында журналистларга.

Ул сессиягә кадәр ата-аналар белән җыелышлар уздырылганын искәртеп: “Бүген иртән генә карадым: Чаллыда 70 процент ата-ана татар телен сайлады, дип язып чыкканнар. Республика күләмендә бөтен эшләр эшләнгән. Республикада мондый карар кабул ителү безгә алга карап эшләү өчен юл күрсәтү дә. Ошыймы, ошамыймы – карар бар. Бүген безгә шуңа таянып эшне алып барырга кирәк”, – дип белдерде.

Васил Шәйхразиев бу мәсьәләдә оптимист булуын билгеләп узды. “Бүгенге көн белән генә яшәргә язмасын. Без һәрвакыт өмет белән яшәргә тиеш. Өметсез шайтан гына була”, – диде.

Васил Шәйхразиев Милли Шураның 300ләп актив вәкиле Казанда булуын искәртте. “Мин бу мәсьәләне президиум каршында күтәрәчәкмен. Үзара аңлашачакбыз, карар буенча үз мөнәсәбәтебезне белдерәчәкбез”, – диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр