Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
21 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Казанда Асия Галиеваны искә алдылар, "Әдәби суд" яшь шагыйрә иҗатына бәя бирде, Казанга төрки дөньяның танылган кинематографистлары җыелды.
Илдар Хәкимов Элвин Грейның популярлыгы озак бармаячагын фаразлады / Элвин Грей һәм Илдар Хәкимовлар “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивалендә махсус кунак буларак чакырылган.
Дилбәр Булатова татар китапларын Рифат Фәттахов кебек продюсерлар танытырга тиеш дип саный / “Без романнар язабыз, китаплар чыгарабыз дип горур утырабыз, ә аны халыкка чыгару, халыкка тарату турында уйламыйбыз”, - диде Дилбәр Булатова.

Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында кыска программада икенче урын алды / Олимпия чемпионкасын италияле Каролина Костнер узды.

Сызраньда татар яшьләре телне саклау өчен тырыша / “Туган тел” татар оешмасы активистлары һәм тарафдарларының быел беренче җыелышы узды.

Казанга төрки дөньяның танылган кинематографистлары җыелды / “Мир” кинотеатрында Халыкара төрки кино фестивале башланды һәм ул 25 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Тулуза татары “Зенит-Казан” командасының Франциягә килүе турында өч телдә фильм эшләгән / И.Сәфәргалиева Франциядә татар халкының мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыру белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнехановны “Битва за миллиард” телепроектында катнашырга чакырганнар / Россия губернаторлары бу шоуда үз төбәкләренә инвестиция җәлеп итү өчен көрәшәчәк.

"Әдәби суд" яшь шагыйрә иҗатын хөкем итеп, шигърияткә өлеш кертергә мөмкин дип тапты / Шагыйрьләр һәм галимнәр яшь иҗатчы Ләйлә Хәбибуллина иҗатына җентекле анализ ясады.

Мәккә һәм Мәдинә буйлап виртуаль хаҗ проекты чыкты / Теләге булган һәр кеше Мәккә һәм Мәдинә буйлап виртуаль хаҗда була, барлык йолалар белән таныша ала.

Казанда Асия Галиеваны искә алдылар / Кичәдә артистканың Чехиядә яшәүче кызы Динара Сөләйманова катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз