ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты көннең икенче яртысын Мәскәүдә үткәрәчәк
Рафис Борханов гражданлык белеме бирүне үстерү буенча "Юл картасы" әзерләргә кушты
Татарстанның экология тәрбиясе юнәлешендәге иң алдынгы мәктәбе билгеле булды
"Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия акциясе Спас районында дәвам итте
Эльмира Шәрифуллинага Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды

Дин

Мәккә һәм Мәдинә буйлап виртуаль хаҗ проекты чыкты

21 март 2018, 15:02 , Фото: muslim.ru

Мәккә һәм Мәдинә буйлап виртуаль хаҗ проекты чыкты Теләге булган һәр кеше Мәккә һәм Мәдинә буйлап виртуаль хаҗда була, барлык йолалар белән таныша ала.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Мәккә һәм Мәдинә буйлап виртуаль хаҗ туры проекты чыкты. Айрат Касыймов мөфти шәйх Равил Гайнетдинга Мөслим-тур һәм Turkish Airlines - HalalGuide оешмалары ясаган 360 градуслы форматтагы "Miradj 360" виртуаль гидын күрсәтте. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәскәү Җәмигъ мәчете резиденциясендә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин “Хәләл Группа” компаниясе җитәкчесе Айрат Касыймов белән очрашты. Мөфти шәйх Равил Гайнетдинга күрсәткән уникаль проект кысаларында теләге булган һәр кеше Мәккә һәм Мәдинә буйлап виртуаль хаҗда була, барлык йолалар белән таныша ала.

Очрашуда шулай ук Россия мөфтиләр советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һәм “Мөслим-тур” рәсми тур операторы генераль директоры Али хаҗи Гурдин катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10