ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Татар дөньясы

Тулуза татары “Зенит-Казан” командасының Франциягә килүе турында өч телдә фильм эшләгән

21 март 2018, 16:15 , Фото: tatar-congress.org

Тулуза татары “Зенит-Казан” командасының Франциягә килүе турында өч телдә фильм эшләгән И.Сәфәргалиева Франциядә татар халкының мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыру белән шөгыльләнә.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Франциянең Окситания регионында яшәүче Инера Сәфәргалиева “Зенит-Казан” воллейбол командасының Франциягә килүе турында видеофильм эшләгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инера Сәфәргалиева Тулузада “Окситания һәм Татария” француз-татар ассоциациясен җитәкли. Аның максаты - француз һәм татар дөньясы арасында мәдәният, мәгариф өлкәсендәге элемтәләрне җайга салу. Ул “Әйдәгез танышыйк” проекты кысаларында узган елның декабрендә “Зенит-Казан”ның Франциягә килүе турында француз, рус һәм татар телләрендә видеофильм эшләгән.

“Зенит-Казан” командасы Тулузаның “Spacer’s” волейбол командасы белән матч үткәргән. Инера Сәфәргалиева бу хактагы француз телендәге видеорепортажны күптән түгел Тулузпада узган “Татарстан һәм Идел-Урал татарлары” конференциясендә күрсәткән.

И.Сәфәргалиева Франциядә татар халкының мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыру белән шөгыльләнә. Ул фильмнар төшерә һәм бу эшчәнлек аның шәхси бурычларын гамәлгә ашыруның иң яхшы ысулларының берсе дип саный. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10