ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Татар дөньясы

Дилбәр Булатова татар китапларын Рифат Фәттахов кебек продюсерлар танытырга тиеш дип саный

21 март 2018, 17:51 , Фото: Султан Исхаков

Дилбәр Булатова татар китапларын Рифат Фәттахов кебек продюсерлар танытырга тиеш дип саный “Без романнар язабыз, китаплар чыгарабыз дип горур утырабыз, ә аны халыкка чыгару, халыкка тарату турында уйламыйбыз”, - диде Дилбәр Булатова.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Башкортстан публицисты, "Тулпар" журналының проза бүлеге мөдире Дилбәр Булатова фикеренчә, татар китапларын халыкка танытуны продюсерлар башкара алыр иде. “Бәлки, продюсер Рифат Фәттахов, артистларны күтәргән кебек, безнең китапларны югары дәрәҗәдә рекламаларга һәм күтәрергә тиештер”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

Пресс-конференция "Башкортостан татарлары"

Мисал итеп Дилбәр Булатова Чаллыда яшәүче татар язучысы Зифа Кадыйрованың иҗатын китерде. “Ул 100 меңнән артык китап саткан”, - диде ул. Тагын бер мисал итеп Дилбәр Булатова Башкортстанда яшәүче журналист, язучы Венера Мәҗитованы китерде. “Ул милли ризыклар әзерләргә өйрәтүче «Өй ашлары» китабы чыгара, аш-су рецептларын интернетта татарча тарата. Үз эшен куәтле итеп рекламалаганга, аның нәтиҗәсе дә була”, - диде Дилбәр Булатова.

“Без романнар язабыз, китаплар чыгарабыз дип горур утырабыз, ә аны халыкка чыгару, халыкка тарату турында уйламыйбыз, - ди публицист, - нәтиҗәдә халыкның ничек кабул иткәнен белә алмыйбыз”.

Пресс-конференция "Башкортостан татарлары"

“Әдәбиятны рекламалау һәм халыкка тәкъдим итү мәсьәләсен карарга кирәк, - ди публицист, - бәлки, Рифат Фәттахов, артистларны күтәргән кебек, безнең китапларны югары дәрәҗәдә рекламаларга һәм күтәрергә тиештер. Бәлки, башка продюсерлар күтәрергә һәм шул ук вакытта акчасын да эшләргә тиештер. Бу инде, гадәттә, ачык мәсьәлә булып кала”.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10