news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

21 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертелә, милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү өчен 30 көн бар, Казанга Япония принцессасы килде.

“Метаморфозы”: Нурбәк Батулла һәм аның командасыннан хореографиягә яңача караш / Камал театрының Кече залында “Метаморфозы” перформансы күрсәтелде.

Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла / Предприятие сатуга "хәләл" тамга белән дуңгыз ите продукциясен чыгарып, кагыйдәләрне катгый бозган.

Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертелә - финанс министры / 2018 елга бюджет керемнәре - 225 млрд сум, чыгымнар - 243 млрд сум, бюджет кытлыгы – 18,7 млрд сум, диде Радик Гайзатуллин үз чыгышында.

Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде / ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Twitter социаль челтәрендәге сәхифәсендә Принцесса белән фото урнаштырды.

Татарстан депутатлары Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын үзгәртү тәкъдимен хуплады / Министрлыкны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы итеп икегә аеру күздә тотыла.

Эльмир Низамов Чемпионатка багышлап “Футбол тубы” җырын язган / Татар, рус һәм инглиз телләрендәге “Футбол тубы” җырының сүзләрен Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис иҗат иткән.

Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар / Дәүләт Думасында икенче укылышка төбәкләр фикере кабул ителергә һәм исәпкә кертелергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов Футбол буенча дөнья чемпионатына икътисади яктан бәя бирде / Президент Дөнья чемпионатын илнең мөмкинлекләрен күрсәтү итү өчен «искиткеч яхшы форсат» дип атады.

Республикада дару һәм медицина техникасы белән бердәнбер оешма тәэмин итәчәк - С.Захарова / Дәүләт контрактлары буенча "Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе" учреждениесе эшләячәк.

Гомер буе белем алып яшәргә кирәк - мөфти Казан ислам университетын тәмамлаучыларга / Барлыгы 67 яшь белгеч уку йортын тәмамлау турында диплом алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100