ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар
Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте
Казан паркларында бокс көне һәм бию фестивале узачак
Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте
Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез - Рөстәм Миңнеханов

Дин

Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла

21 июнь 2018, 06:06

Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, Предприятие сатуга "хәләл" тамга белән дуңгыз ите продукциясен чыгарып, кагыйдәләрне катгый бозган.

 (Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "хәләл" этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгаруы турында язганнан соң, Татарстанның хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо"га карата чаралар күргән. Бу хакта комитетның рәсми сайты хәбәр итә. 

  • "Челны-мясо" предприятиесе җитештергән "хәләл" этикеткалы дуңгыз продукциясе “Пятёрочка” сәүдә челтәре кибетләрендә сатылган.

Татарстанның хәләл стандарт комитеты хәбәреннән аңлашылганча, предприятиедә узган тикшерү нәтиҗәсендә дуңгыз ите продукциясен "хәләл" тамга белән маркировкалауга юл куйган хезмәткәрләргә карата чаралар күрелгән. 

Әлеге факт буенча мәгълүмат ачыкланып беткәнче, Хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелегенә хәләл продукция җитештерүне туктатып торырга кушкан һәм предприятиегә биргән "Хәләл" Сертификатын гамәлдән чыгарып торуы турында хәбәр иткән. 

Комитет хәбәр иткәнчә, дуңгыз ите продукциясе маркировкасы өчен кулланылган "Татарское трио халяль" этикеткасы Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Хәләл стандарт комитеты һәм "Тест-Татарстан" республика сертификацияләү методикасы үзәге белгечләре белән килештерелмәгән. Димәк, аны сәүдәдә куллануга рөхсәт тә бирелмәгән.

Әлеге этикетка белән сертификацияләнмәгән продукциянең бер өлеше тамгаланган булган, бу сәүдә кагыйдәләрен катгый боза, дип хәбәр итә хәләл стандарт комитеты. Әлеге продукция сатудан алынган. 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10