Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
21 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәскәүдә татар зыялылары очрашты, Ф.Сибагатуллин татар матбугатында кызыксындыру җитми дип саный, Анкарада Г.Тукайга багышланган күргәзмә ачыла.
Марат Әхмәтов: Финанс авырлыкларга карамастан, Татарстанда күпчелек хуҗалыклар чәчүгә әзер / Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан студентлары "Россия халыклары" фестиваленең йомгаклау концертында катнаша / Россия халыклар дуслыгы университетында (РУДН) Татарстан студентлары берләшмәсе 2013 елдан бирле эшли.

Мәскәү аэропортында тыйнак мода коллекциясе узды / Мода күрсәтү чарасы мәдәниятләрне һәм инновацияләрне берләштерүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләргә 90 млн сумлык компьютер техникасы бүләк итте / 21 апрельдә Россия Федерациясендә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.

Бүген Анкарада Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ачыла / Әлеге чара татарның бөек улы Габдулла Тукайның вафатына 105 ел тулуга багышланган.

Васил Шәйхразиев Нижневартовскида татар балалары укыган мәктәптә булды / Кунакларга балалар әзерләгән “Әбиемнең күңел сандыгы” концерт программасы тәкъдим ителгән.

Фатих Сибагатуллин татар матбугатында кызыксындыру җитми дип саный / Дәүләт Думасы депутаты сүзләренчә, халык яңалыкларны идеология булмау сәбәпле укымый.

Мәскәүнең татар зыялылары клубында "Очраштыра язлар дусларны" кичәсе узды / “Зыялылар клубы” 25 ел дәвамында татар телен, фикерен үстерү эшен алып бара, ди клуб җитәкчесе Нәзифә Кәримова.

Милли Шура рәисе Мегион татарлары белән очрашты /Мегион шәһәре башлыгының урынбасары Денис Мамонтов Васил Шәйхразиевка картина бүләк иткән.

Татар кинематографистлары кинога билет алып керә торган тамашачы тәрбияләргә хыяллана / “Татар киносының иң зур проблемасы - татарларның совет заманнарыннан калган иске шкаф исе килә торганрак менталитеты”, - диде Илшат Рәхимбай.

Бари Алибасов Татарстан халкы башлангыч белемне татар телендә алырга тиеш дип саный /Музыкант сүзләренчә, үз территорияңдә өстенлекне туган телеңә бирергә кирәк.

Татарстан милли музее чулпылар ясарга өйрәтте / Татарстан Милли музее “Татарстан музейлары язы” акциясе дәвамында төрле мәдәни чаралар үткәрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз