ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мурманскида мөселман балалары һәм хатын-кызлар өчен чаралар уза
Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте
Песков Путин белән «Туры линия»нең 14 июньгә кадәр үткәреләчәге хакында хәбәр итте
Казанның «Ак Барс» хоккей командасы президенты КХЛ клубының иң яхшы җитәкчесе дип табылды
Россиядә өйдә кыргый хайваннар асрауны тыярга мөмкиннәр

Татар дөньясы

Милли Шура рәисе Мегион татарлары белән очрашты

21 апрель 2018, 15:16 , Фото: tatar-congress.org

Милли Шура рәисе Мегион татарлары белән очрашты Мегион шәһәре башлыгының урынбасары Денис Мамонтов Васил Шәйхразиевка картина бүләк иткән.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 21 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Ханты-Манси-Югра автономияле округының Мегион шәһәрендә яшәүче татарлар белән очрашты. Әлеге сәфәре кысалаларында ул биредә яшәүче татарлар белән очрашты, диелгән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.

“Сәнгать сараенда” узган  чарага җыелган халыкны Мегион шәһәре башлыгының беренче урынбасары Денис Мамонтов, шәһәр Думасы рәисе Елена Коротченко, Ханты-Манси-Югра автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Саматов, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Мегион шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зөһрә Бикташова сәламләгән.

 

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җирле татар оешмасының актив әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырган. Мегион шәһәре башлыгының урынбасары Денис Мамонтов Васил Шәйхразиевка картина бүләк иткән.

Очрашуның рәсми өлеше тәмамлангач тамашачыларга татар һәм башкорт үзешчән артистлары катнашында концерт программасы күрсәтелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10