ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты
Гүзәл Яхина Равил Әхмәтшинга «Дети мои» дигән яңа китабын бүләк итте
Мурманскида мөселман балалары һәм хатын-кызлар өчен чаралар уза
Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте
Песков Путин белән «Туры линия»нең 14 июньгә кадәр үткәреләчәге хакында хәбәр итте

Татар дөньясы

Мәскәүнең татар зыялылары клубында "Очраштыра язлар дусларны" кичәсе узды

21 апрель 2018, 14:03 , Фото: Мәскәү татарлары

Мәскәүнең татар зыялылары клубында “Зыялылар клубы” 25 ел дәвамында татар телен, фикерен үстерү эшен алып бара, ди клуб җитәкчесе Нәзифә Кәримова.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Мәскәүнең татар зыялылары клубында "Очраштыра язлар дусларны" кичәсе узды. Бу турыда Мәскәү татарлары “Штабы” матбугат үзәге хәбәр итте.

Бәйрәмдә академик, профессор, фән, мәдәният, җәмәгать эшлеклеләре, барлыгы җитмештән артык кеше катнашкан.

Быел августта Мәскәүнең “Зыялылар клубы” оешуга 25 ел тула. “Зыялылар клубы” 1992 елның августында – беренче Бөтендөнья татар конгрессы съездыннан соң оеша. Клуб татар зыялыларын берләштерүдә беренче адым була. Оешма татар зыялыларын туплап, татар телен, мәдәниятен үстерү бурычын ала. Нәкъ шушы оешма Мәскәүдә якташлыклар, милли җәмгыятьләр, студентлар берләшмәләре барлыкка килүгә этәргеч ясый", диелгән әлеге хәбәрдә.

Кичәне клуб җитәкчесе, язучы Нәзифә Кәримова башлап җибәргән. Нәзифә Кәримова сүзләренчә, “Зыялылар клубы” 25 ел дәвамында татар телен, фикерен үстерү эшен алып бара. Клуб күпсанлы кичәләр, очрашулар, фәнни җыеннар, түгәрәк өстәлләр оештыра.

“Зыялылар һәрвакыт татар милләтенең нигезе булып торды. Безнең эш алга тада да дәвам иттерелер. Татар зыялыларын милләт эшенә тарта алсак, милләт өчен зур эш булыр иде”, - дигән Нәзифә Кәримова.

"Очраштыра язлар дусларны" кичәсендә клуб әгъзаларын Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле Вәкиленең урынбасары Азат Әхтәриев, Мәскәү татарлары “Штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалеев тәбрикләгән. Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина, Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин, Мәскәү җырчысы Зөлфия Хәлилова, баянчы Илдар Сәләхов татар классик әсәрләрен башкарган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10