ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда кызның аяк табанын өздергән трамвай йөртүче эшсез калдырмауларын сорады
Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде
Казанда Дөнья чемпионаты җанатарларын стадионга 15 шаттл йөртәчәк
Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкбез – Р.Вәлиев
Казанда Дөнья чемпионаты вакытында тонна ярым чәк-чәктән футбол тубы ясыйлар

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев Нижневартовскида татар балалары укыган мәктәптә булды

21 апрель 2018, 14:12 , Фото: tatar-congress.org

Васил Шәйхразиев Нижневартовскида татар балалары укыган мәктәптә булды Кунакларга балалар әзерләгән “Әбиемнең күңел сандыгы” концерт программасы тәкъдим ителде.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Нижневартовск шәһәренең 11 номерлы урта белем бирү мәктәбе белән таныша. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге мәктәп базасында татар якшәмбе мәктәбе, татар теле курслары эшләп килә. Монда балалар татар теле белән бергә халкыбызның гореф-гадәтләрен дә өйрәнә.

Якшәмбе мәктабендә балалар икегә бүленгән: 3-7 яшьлекләр һәм 8-12 яшьлекләр. Барлыгы 35 бала белем ала. Аларны Гүзәлия Нурфәиз кызы Халикова һәм Илсөяр Ямалиева укыта.

Кунакларга балалар тарафыннан әзерләнгән “Әбиемнең күңел сандыгы” концерт программасы тәкъдим ителде.

Васил Шәйхразиев милли мәгърифәт учагында


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10