news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

17 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов Арча районындагы «Балыкчылар авылы»н яшьләр лагере итәргә кушты, татар артистлары «Татар-информ»да Г.Зәйнәшева шигырьләрен укыды.

Татарстан Президенты 24 сентябрьдә парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк / Дәүләт Советының 40нчы утырышының туры теле- һәм радиотрансляциясе оештырылачак.

17–23 сентябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы / Бу атнада Кәрим Тинчурин исемендәге театр яңа сезонын ача.

Фәрит Мөхәммәтшин: Пенсия реформасы кирәк, әмма һәр гражданинны яклау зарур /Республикада пенсия алды яшендәге гражданнар өчен социаль ташламаларны саклауга 9 млрд сум чамасы акча кирәк булачак.

Рөстәм Миңнеханов Арча районындагы «Балыкчылар авылы»н яшьләр лагере итеп үзгәртергә кушты / Кунакханә комплексы территориясендә 42 урынлы тагын 5 корпус, мәдәният үзәге һәм ашханә төзеләчәк.

Татар артистлары “Татар-информ"да Гөлшат Зәйнәшева шигырьләрен укыды / Быел шагыйрәнең тууына 90 ел билгеләп үтелә.

«Таян Аллага!» республикакүләм әдәби конкурсы җиңүчеләре билгеле булды / Конкурсның төп максаты – татар телендә дини темага иҗат итүче сәләтле яшьләрне барлау, бәяләү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү.

Рөстәм Миңнеханов Арча районы кырларында бәрәңге алуның барышы белән танышты / Бүгенге көндә «икенче икмәк» 400 гектар мәйданда алынган, барлыгы 14,4 мең тонна бәрәңге җыелган, уңыш гектарыннан уртача 360 центнер тәшкил итә.

Елга портыннан алып Киров дамбасына кадәр Иделнең яр буен реконструкциялиләр / Яр буен реконструкцияләү буенча иң яхшы проект «Эко-Берег 2018» халыкара архитектура фестивале нәтиҗәләре буенча сайлап алыначак, диде В.Кудряшов.

Татар язучылары Рамил Ханнановны Язучылар берлегенә тәкъдим итте / Татарстан Язучылар берлегендә Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы үтте.

Коляскаларда баскетбол буенча Россия Ачык кубогы җиңүчесе билгеле / Яшел Үзәндә 14 сентябрьдә башланган һәм быел унынчы тапкыр үткәрелгән турнирда 8 команда катнашты.

Мөхәммәтшин: Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрне үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора / Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Аньхой провинциясе Халык вәкилләре җыенының Даими комитеты рәисе урынбасары Шэнь Сули белән очрашты.

Тел белгече Фәһимә Хисамова вафат / Филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Хисамова 81 яшендә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100