ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Коляскаларда баскетбол буенча Россия Ачык кубогы җиңүчесе билгеле

17 сентябрь 2018, 19:14 , Фото: Михаил Захаров

Коляскаларда баскетбол буенча Россия Ачык кубогы җиңүчесе билгеле Яшел Үзәндә 14 сентябрьдә башланган һәм быел унынчы тапкыр үткәрелгән турнирда 8 команда катнашты.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 14-18 сентябрьдә узган коляскаларда баскетбол уены буенча Россия Ачык кубогы җиңүчесе билгеле. Беренче урынны Санкт-Петербургның “Баски-цоп” командасы яулады.

  • Яшел Үзәндә 14 сентябрьдә старт алган турнир быел унынчы тапкыр үткәрелде. Быел турнирда 8 команда катнашты. Турнир ТР Президенты, ТР Хөкүмәте ярдәме белән узды. Ярышларда Санкт-Петербургтан ике команда һәм Төмән, Чиләбе, Ульяновски, Мәскәү, Ставрополь, Казан командалары катнашты.

Коляскаларда баскетбол уены буенча Россиянең Ачык кубогында икенче урынны Санкт-Петербургның “Невский Альянс” командасы яулады. Ә инде өченче урынга Төмәннән “Шанс” командасы лаек булды. Казанның “Барс канатлары” командасы быел дүртенче урында калды.

Татарстан данын яклаган “Барс канатлары” капитаны Андрей Чугунов баскетболның бу төре турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән сөйләште.

“Мин баскетбол белән инде 9 ел рәттән шөгыльләнәм. Социаль яклау органнары шалтыратып, “Спорт белән шөгыльләнәсең килмиме?” дип сорадылар. Мин команда барлыкка килгәннән бирле уйныйм. Килдем, уйнап карадым, миңа бик ошады. Бераздан башка егетләрне дә чакыра башладым. Өйдә тик ятканчы спорт белән шөгыльләнегез, дидем. Хәтта җәмәгать транспортында күреп чакырган очраклар да булгалады. Безнең спорт тамашачыларга куркыныч кебек тоела. Әмма чынбарлыкта монда бернинди дә куркыныч әйбер юк. Без бит коляскага бәйләнгән. Берсүзсез, һәр спорт төрендә дә куркыныч бар. Төрле имгәнүләр дә алырга мөмкин инде, әмма бу бит спорт. Курыксаң – булмый. Без монда ярышташларны хөрмәт итәбез һәм бер-беребезгә зарар китермибез”, - дип сөйләде Андрей Чугунов.

Санкт-Петербургның “Баски-цоп” командасы уенчысы Дмитрий Ситников та ничек әзерләнгәннәре турында сөйләде. “Без бик каты әзерләндек һәм ярышларга чемпион исемен яклау һәм аклау максаты белән килдек. Мин инде 2010 елдан бирле уйныйм. Коляскада утырырга мәҗбүр булганчы ук баскетбол белән шөгыльләнә идем инде. Көчле командаларга каршы уйнарга еш туры килә. Безнең белән беренчелеккә ярышкан “Невский Альянс” та көчле командалар санына керә. Әмма аларның әлеге составларындагы мөһим югалтулары безнең файдага уйнады. Аларның бар көчкә ярыша алмаулары билгеле иде инде”, - диде Дмитрий Ситников.

  • Матч “Баски-цоп” командасы файдасына 69:51 исәбе белән тәмамланды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10