ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Татарстан Президенты 24 сентябрьдә парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

17 сентябрь 2018, 10:50 , Фото: архив tatar-inform

Татарстан Президенты 24 сентябрьдә парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышының туры теле- һәм радиотрансляциясе оештырылачак.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 24 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышы узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында билгеле булды.

Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында Татарстанның эчке һәм тышкы халәте хакында сөйләячәк.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Иртәнге 10нан утырышның туры теле- һәм радиотрансляциясе оештырылачак.

Утырышка ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика муниципаль берәмлекләре, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре - барлыгы 600 кеше чакырыла.

  • Республика Президенты Татарстан Дәүләт Советына үзенең беренче юлламасы белән 2010 елның 13 октябрендә мөрәҗәгать иткән иде. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10