ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Елга портыннан алып Киров дамбасына кадәр Иделнең яр буен реконструкциялиләр

17 сентябрь 2018, 17:06 , Фото: Султан Исхаков

Елга портыннан алып Киров дамбасына кадәр Иделнең яр буен реконструкциялиләр Яр буен реконструкцияләү буенча иң яхшы проект «Эко-Берег 2018» халыкара архитектура фестивале нәтиҗәләре буенча сайлап алыначак, диде В.Кудряшов.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда Идел елгасының яр буен реконструкцияләү буенча иң яхшы проектны сайлыйлар. Ул «Эко-Берег 2018» халыкара архитектура фестивале нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев хәбәр итте.

  • Фестиваль 4-6 октябрьдә узачак. 

«Казанда фестиваль үткәрү идеясен 2017 елның ноябрендә үк Россия Архитекторлар берләшмәсе президенты Николай Шумаков әйтте. Узган ел ул Түбән Новгородта узды», – диде спикер.

«Казанда без Елга портыннан алып Киров дамбасына кадәрге территорияне сайладык. Бәйгедә катнашучыларга киңрәк территорияләрне тәкъдим иттек. Йөк порты һәм сәнәгать территорияләре турында сүз бара. Киләчәктә Бишбалта бистәсен дә кертеп, сәнәгать мәйданчыкларын үзгәртү планлаштырыла», – диде төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары.

Конкурска гаризалар 17 августка кадәр кабул ителде, ә эшләр 21 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Бүгенгә 79 гариза бирелгән, шуларның унберен Кытай, Бөекбритания, АКШ, Төркия, Болгария, Италия, Канада, Австралия вәкилләре тәкъдим иткән. Шулай ук Казан архитекторлары да 21 гариза биргән. Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Самара, Краснодар, Белгород, Уфа, Кисловодск, Владимир һәм Россиянең башка шәәһрләре вәкилләреннән гаризалар күп булуы теркәлгән.

  • «Эко-Берег» фестивале ел саен сентябрь-октябрьдә 2010 елдан башлап үткәрелә. Аны Россия Архитекторлар берләшмәсе белән Мәскәү архитекторлары берләшмәсе үткәрә. Казанда конкурс Татарстан Министрлар Кабинеты, шәһәр башкарма комитеты, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм Татарстан Архитекторлар берләшмәсе ярдәме белән уза.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10