news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

16 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Тунис белән хезмәттәшлек итәчәк, Габдулла Тукай турында китап тәкъдим ителде, беренче татар ораториясен студентлар әзерли.

Тунис товарларына Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә ихтыяҗ бар/ Бу хакта Татарстан Президенты Тунис Премьер-министры Юсеф Шахед белән очрашуда әйтте.



Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Әлмәт районында яңартылган Мәдәният йортын ачты/ Фәрит Мөхәммәтшин клуб эшчәнлеге белән танышты, Мәдәният йортына Татарстан Президентыннан бүләк - Сертификат тапшырды.



Татар галимнәре Габдулла Тукай тәнкыйтьләгән шәхесләргә гадел бәя биргән/ Без Тукайны “соңгы инстанциядәге хакыйкать” буларак кабул итәргә күнеккән, ди Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәре Марсель Ибраһимов.



Быел "Татарча диктант"та катнашучылар Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак/ 27 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә “Татарча диктант” акциясе уздырыла.



Казан консерваториясе студентлары беренче татар ораториясен әзерли/ Мирсәет Яруллинның «Кеше» ораториясе күренекле композиторның 80 еллыгына багышлана.



Татарстан Президенты җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага мактаулы исем бирде/
Җырчы яраткан тыңлаучыларына, «Барс-Медиа» компаниясенә, Хөкүмәт җитәкчелегенә рәхмәт әйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100