ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан консерваториясе студентлары беренче татар ораториясен әзерли

16 октябрь 2018, 14:04 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казан консерваториясе студентлары беренче татар ораториясен әзерли Мирсәет Яруллинның «Кеше» ораториясе күренекле композиторның тууына 80 ел булу хөрмәтенә багышлана.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт консерваториясе студентлары беренче татар ораториясен әзерли. Ул 48 ел элек Мирсәет Яруллин тарафыннан язылган булган һәм 40 елдан артык яңгырамаган. Бу хакта консерваториянең матбугат үзәге хәбәр итә.

Консерваториянең иҗади коллективлары Мирсәет Яруллинның «Кеше» ораториясен күренекле композиторның тууына 80 ел булу хөрмәтенә башкара. Әсәр татар телендә яңгыраячак.

Оратория Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында 30 октябрьдә яңгыраячак. Концерт программасына Мирсәет Яруллинның төрле елларда язылган инструменталь әсәрләре дә кертелгән.

Концерт программасында «TATARICA» оркестры, Казан музыка көллияте хоры, Казан музыка мәктәпләре хор коллективлары катнаша. Дирижер - Ринат Халитов. Концертны Идел Кыямов алып бара.

  • Мирсәет Яруллин - Татарстанның халык артисты, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Яруллиннар династиясе дәвамчысы. 1977—1989 елларда Татарстан композиторлар берлеген җитәкләде. 1999—2009 елларда Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10