ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Тунис товарларына Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә ихтыяҗ бар

16 октябрь 2018, 18:29 , Фото: tatarstan.ru

Тунис товарларына Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә ихтыяҗ бар Бу хакта Татарстан Президенты Тунис Премьер-министры Юсеф Шахед белән очрашуда әйтте.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). "Без Премьер-министр белән үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштык. Иң мөһиме - сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгыту, Татарстан товарларын Туниска һәм янәшә төбәкләргә чыгару мөмкинлеген хәл итү", - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга Юсеф Шахед белән очрашу тәмамланганнан соң.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Россия базары гаять зур. Татарстан Тунис товарларын республикада һәм илнең башка төбәкләрендә дә күрергә тели.

Татарстан Президенты үзара хезмәттәшлекнең мөмкин булган тагын бер юнәлешләреннән туристлык буенча элемтәләрне атады. "Бүген Тунис курортлары белән Татарстанда һәм Россиядә кызыксынучылар күп", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы мәдәният өлкәсендәге аралашуларның, мәгариф һәм спорт өлкәсендәге проектларны үстерүнең мөһимлеген дә әйтте. 

Тунис Хөкүмәте Йортына визиты алдыннан Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Туниста антик мозаика һәм рәсем сәнәгатенең башка артефактларын иң эре саклагычы булган Бардо Милли музеенда булды. Монда Татарстан Президенты 2015 елгы теракт корбаннары истәлегенә куелган Мемориаль тактага чәчәкләр салды, бу теракт вакытынды 23 кеше һәлак булган, шул исәптән бер Россия гражданкасы да.

Тунис Республикасына эш сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов аэропортка барганда, Карфаген археология музеена кереп чыкты һәм безнең эрага кадәр IX гасырда финикийлылар нигез салган борынгы дәүләт калдыкларын карады. Карфаген музее – Тунис мәдәни мирасы өлеше һәм ЮНЕСКО тарафыннан саклана. 

  • Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Туниста эш сәфәрендә булды. Делегация "Татарстан-Тунис" бизнес-форумында катнашты. Форум Татарстан һәм Тунис Республикалары сәүдә-сәнәгать палаталары арасында Килешүгә кул кую белән тәмамланды. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10