ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар галимнәре Габдулла Тукай тәнкыйтьләгән шәхесләргә гадел бәя биргән

16 октябрь 2018, 19:37 , Фото: Салават Камалетдинов

Татар галимнәре Габдулла Тукай тәнкыйтьләгән шәхесләргә гадел бәя биргән Без Тукайны “соңгы инстанциядәге хакыйкать” буларак кабул итәргә күнеккән, ди Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәре Марсель Ибраһимов.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Айгөл Шәрипова). “Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907)” китабында шагыйрьнең тәнкыйтенә дучар булган шәхесләргә объектив бәя бирелгән. Бу хакта Г.Тукай әдәби музеенда шул китапны тәкъдим итү кичәсендә ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязма мирас үзәге фәнни хезмәткәре Марсель Ибраһимов әйтте.

“Без Тукайны “соңгы инстанциядәге хакыйкать” буларак кабул итәргә күнеккән. Ул кемгәдер карата уңай фикердә булса, бу шәхес тә уңай бәяләнде, тискәре фикер әйтеп калдырган икән, ул шәхес тарихка тискәре персонаж буларак кереп калды. Ә без бу китапта Тукай тормышыннан вакыйгаларны фәнни тикшереп, аларга гадел бәя бирергә тырыштык”, – диде ул.

Марсель Ибраһимов Г.Тукайның үз чыгышларында дусты Камил Мотыйгыйның сәяси мәнфәгатьләрен яклавын шуңа мисал итеп китерде.

“Камил Мотыйгый белән Хәлиулла Гаделшин икесе дә Думага сайлауларда катнашкан һәм аппонентлар булган. Камил Мотыйгый үзенең газета-җурналларын корал итеп файдаланган. Габдулла Тукай да, аның дусты буларак, бу ярыштан читтә кала алмаган һәм үз чыгышларында дустының сәяси мәнфәгатьләрен яклаган”, – диде ул.

  • Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907)” китабында классикның 1907 елга кадәрге тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар урын алган. Әлеге китап өч томлык проектның беренче өлеше булып тора.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10