news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

13 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда Хәтер көне билгеләп үтелде, Лаеш районында балык үрчетү комплексының беренче чираты ачылды, мәгариф оешмалары көзге ярминкә уздырды.

Рөстәм Миңнеханов Комлы Кәвәл авылында яңа дәвалау амбулаториясен ачты/ Комлы Кәвәл, Никольский, Орловский һәм Матюшино авылларының 13 меңнән артык кешесе профессиональ медицина ярдәме алачак.



Рөстәм Миңнеханов чөгә балыгының Татарстан Кызыл китабыннан чыгу мөмкинлеген әйтте/ Татарстанда инвестиция күләме 160 млн сум булган балык үрчетү комплексының беренче чираты ачылды.



Вахит Имамов тарихи шәхесләргә һәйкәл куярга кирәк, дип саный/ Язучы Казан аэропортына да Сөембикә, Кол Шәриф кебек шәхесләрнең исемнәрен бирергә кирәк, ди.



Рүзәл Мөхәммәтшин Хәтер көне митингының форматы искерде, дип белдерде/ Шагыйрь бу чара тынычрак мохиттә узарга тиеш, дип саный.



Татарстан мәгариф оешмалары Казанда оештырылган ярминкәдә үз товарларын тәкъдим итте/ Рафис Борһанов сәнәгать эшләнмәләренең күбесе WorldSkills стандартлары буенча әзерләнгән булуын әйтте.



Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына уздырылган көрәш ярышының чемпионнары билгеле/ Үз авырлыгында җиңүче көрәшче егет татар көрәшен дөньякүлəм дəрəжəгə чыгарып кына танытып булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100