ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстан мәгариф оешмалары Казанда оештырылган ярминкәдә үз товарларын тәкъдим итте

13 октябрь 2018, 15:04 , Фото: Надежда Гордеева

Татарстан мәгариф оешмалары Казанда оештырылган ярминкәдә үз товарларын тәкъдим итте
Рафис Борһанов сәнәгать эшләнмәләренең күбесе WorldSkills стандартлары буенча әзерләнгән булуын әйтте.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген “Казан” агросәнәгать паркында Татарстан муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы ярмикәсе ачылды. Анда укучылар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре урын алган. Ярминкәдә Татарстан Премьер министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катнашты.

Узган еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район көллиятләр һәм техникумнар, шулай ук мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары катнашында үз экспозиция мәйданын булдырган.

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сүзләренчә, әлеге чарада республиканың барлык 43 районы да катнаша.

“Ярминкәнең үзенчәлеге шунда: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм халык сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләрен укучылар үзләре җитештерә. Без студентларны товар җитештерергә өйрәтәбез, әзер товар сатылырга да тиеш”, - диде ул журналистларга.

Мәгариф һәм фән министры киләсе елда Казанда WorldSkills һөнәри осталык чемпионаты уздырылачагын искәртте. "Киләсе елга дөнья чемпионаты уздырачагыбызны истә тотып, монда тәкъдим ителгән көнкүреш товарлары ярышларга куелган таләпләр һәм технологиялр буенча җитештерелде. Һәр елны ярминкәгә нинди дә булса яңалык кертергә тырышабыз", диде министр.

Ярминкәгә барлыгы 2,2 мең данә пешкән ризык, 35,7 тонна бөртеклеләр, 1928 банка консервланган продукция, 1147 кг бал, 1375 л сөт продукциясе, 2970 кг ит, 119,6 тонна яшелчә, шулай ук 759 данә гамәли-декоратив сәнгать эшләнмәсе, 789 данәдә агачтан ясалган эшләнмәләр һәм 850 данә металл эшләнмәләре, 609 данә тегелгән әйберләр тәкъдим ителде. Бәяләре дә сатып алырлык итеп куелган.

  • Татарстанда мәгариф оешмаларының авыл хуҗалыгы ярмикәсе 1985 елдан үткәрелеп килә. Ярмикә оештыруның максаты булып, һөнәри белем бирү дәрәҗәсен күтәрү, яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10