ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Комлы Кәвәл авылында яңа дәвалау амбулаториясен ачты

13 октябрь 2018, 14:27 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Комлы Кәвәл авылында яңа дәвалау амбулаториясен ачты
 Комлы Кәвәл, Никольский, Орловский һәм Матюшино авылларының 13 меңнән артык кешесе профессиональ медицина ярдәме алачак.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Комлы Кәвәл авылында яңа дәвалау амбулаториясен ачты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа амбулаториядә Комлы Кәвәл, Никольский, Орловский һәм Матюшино авылларының 13 меңнән артык кешесе профессиональ медицина ярдәме алачак. Биредә аларны 11 табиб кабул итә. Амбулаториядә барлыгы 53 хезмәткәр эшли.

Участие Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова в торжественной церемонии открытия врачебной амбулатории в с. Песчаные Ковали

Медицина оешмасы “Транснефть” ГАҖ ярдәмендә төзелгән. Рөстәм Миңнеханов оешмага рәхмәт әйтте. „Транснефть“ - республиканың стратегик партнеры. Татарстанда нефть тармагы үсештә һәм республика уңышлары әлеге компаниянең тотрыклы эшчәнлегенә бәйле”, - диде Татарстан Президенты.

Ул “Транснефть”нең республиканың башка проектларында да катнашуын өстәп әйтте. Амбулатория үз эшләренең осталары булган табиблар һәм заманча җиһазлар белән Татарстан буенча медицина хезмәте күрсәтү торышына уңай йогынты ясаячагын җиткерде.

Яңа амбулаториядә авыл халкын хирург, невролог, акушер-гинеколог, ЛОР-табиб, педиатр, офтальмолог, стоматолог һәм терапевт кабул итәчәк.
Комлы Кәвәл амбулаториясе базасында ашыгыч медицина ярдәме бүлеген ачу планлаштырыла.

Участие Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова в торжественной церемонии открытия врачебной амбулатории в с. Песчаные Ковали
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10