news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

11 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Президент Дәүләт Советына Юллама әзерли, Татарстан Һөнәри чемпионатны зур әзерлек белән каршы ала, Казанда Г.Исхакыйга һәйкәл куярга тәкъдим итәләр.

Ф.Мөхәммәтшин Казахстан Генконсулын Президент Юлламасын игълан итүдә катнашырга чакырды/ Рөстәм Миңнеханов Бишенче чакырылыш республика парламентының 40нчы утырышында Татарстан Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаячак.



“Яр Чаллы” алгарышлы үсеш территориясендә 780 млн сумлык өч проект гамәлгә ашырыла/ Җитештерү объектларында 210 яңа эш урыны булдырылачак.



"WorldSkills-2019" катнашучысы Татарстанның чемпионатта җиңү мөмкинлеге зур, дип саный/ Федор Шадрин Казанда "Куранты" полиграфия комбинатында һөнәри осталык буенча ярышларга әзерлек уза.



Гаяз Исхакый мирасын саклаучы фонд әдипкә Казанда һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты/ Гаяз Исхакыйга һәйкәл кую фикерен әдипнең кызы Сәгадәт Чагатай корып калдырган “Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал” фонды җитәкчесе җиткерде.



Казанда Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган конференция була/ “Аяз Гыйләҗев һәм аның дөнья, Россия мәдәниятендәге мирасы” дигән халыкара конференцияне үткәрү өчен 761,5 мең сум акча бүлеп бирелгән.



Татарстан спортчылары Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарында 16 медаль яулады/ Кыргызстанда узган уеннарда Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасын 35 спортчы тәкъдим итте.



"Татар-информ"да Әтнә дәүләт драма театрының 100 еллыгына багышланган очрашу уза/ Гаммәви мәгълүмат чаралары өчен аккредитация уздырыла.
 

 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100