ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган конференция була

11 сентябрь 2018, 15:31 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Казанда Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган конференция була «Аяз Гыйләҗев һәм аның дөнья, Россия мәдәниятендәге мирасы» дигән халыкара конференцияне үткәрү өчен 761,5 мең сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда Татарстанның халык язучысы, танылган прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан конференция узачак. ТР Мәдәният министрлыгы «Аяз Гыйләҗев һәм аның дөнья, Россия мәдәниятендәге мирасы» дигән халыкара фәнни-гамәли конференцияне үткәрү өчен 761,5 мең сум акча бүлеп биргән. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Чара Аяз Гыйләҗев иҗатын бүгенге дөньяда кабул итүгә бәйле фундаменталь проблемалар хакында фикер алышу, әсәрләренең проблематикасы һәм поэтикасына кагылышлы мәсьәләләрне, язучының биографиясендәге аз билгеле сәхифәләрне өйрәнү максаты белән оештырыла.

Конференциядә 200гә якын кеше, шул исәптән Россия һәм ерак чит илләрдән мактаулы кунаклар катнашыр дип көтелә. Чара дүрт көн дәвам итәчәк. Программада пленар, секция утырышлары, түгәрәк өстәл һәм мәдәни чаралар бар. Шулай ук Аяз Гыйләҗев һәм аның эпохасына багышланган фотокүргәзмә оештырылачак.

  • Аяз Гыйләҗев 5 роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса иҗат иткән, аның сәхнә әсәрләре Татарстан, Россия һәм чит ил театрларында куелган. Язучы әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән «Бибинур» фильмы 2010 елда иң яхшы уен фильмы дип табылды һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Гран-прига лаек булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10