ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

"WorldSkills-2019" катнашучысы Татарстанның чемпионатта җиңү мөмкинлеге зур, дип саный

11 сентябрь 2018, 20:17 , Фото: Салават Камалетдинов

Федор Шадрин Казанда "Куранты" полиграфия комбинатында һөнәри осталык буенча ярышларга әзерлек уза.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстан командасының WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионатында җиңү өчен барлык мөмкинлекләре дә бар. Бу турыда "Матбугатта басма технологияләр" компетанциясе буенча Россия һәм Татарстанның җыелма команда әгъзасы Федор Шадрин белдерә. Бу көннәрдә ул Казанда "Куранты" полиграфия комбинаты базасында һөнәри осталык буенча ярышларга әзерлек уза.

  • "Куранты" полиграфия комбинаты ярышларга әзерлек өчен җиһазландырылган.

"WorldSkills хәрәкәтендә икенче елымны катнашам. Башта журналист буласым килгән иде. Казан илкүләм тикшеренү технология университетының (КХТИ) полиграфия бүлегенә укырга кердем, графика дизайнына өйрәндем. Хәзер югары белем алам, логистика бүлегендә укыйм. Киләчәктә WorldSkills тренеры яки эксперты булып эшләргә планлаштырам", – дип сөйләде Федор Шадрин.

Яшь егет китап басучы һөнәрен абруйлы һәм яхшы түләнелә торган һөнәр, диде. Бу белгечлеккә хәзер Россиядә генә түгел, ә Европада да ихтыяҗ бар. Китап басучы көненә 12 шәр сәгать эшли - Федор үзенең әзерлегенә шулкадәр үк вакыт сарыф итә. 2019 елда яшь профессионаллар арасында ярышларда Татарстан данын яклау һәм җиңү турында хыяллана.

«WorldSkills хәрәкәте минем тормышымда мөһим роль уйнады. Полиграфия буенча урта махсус белем алганда, безгә китап баса торган машинага кагылырга да рөхсәт итмәделәр. Ярышларга әзерлек вакытында мин өч төрле китап басу машинасында эшләп карарга өлгердем. WorldSkills ярдәме белән 1,6-2 елда әзерлекле белгеч булдым һәм хәзер бер кыенлыксыз үземә эш таба алам», – диде агентлык әңгәмәдәше.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10