ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

“Яр Чаллы” алгарышлы үсеш территориясендә 780 млн сумлык өч проект гамәлгә ашырыла

11 сентябрь 2018, 17:48 , Фото: mert.tatarstan.ru

“Яр Чаллы” алгарышлы үсеш территориясендә 780 млн сумлык өч проект гамәлгә ашырыла Җитештерү объектларында 218 яңа эш урыны булдырылачак.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген “Яр Чаллы” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә производстволар ачуга гаризаларны карау буенча комиссия утырышында өч яңа проектны расладылар. Чара республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комиссия әгъзалары беренчеләрдән булып сервис металл эшкәртү үзәге проектын карадылар. Ул югары технологияле, экологик яткан EPS (Eco Pickled Surface) технологиясе буенча металлны чистартучы заманча производство булдыруга юнәлдерелгән. Ул машина һәм судно, күпер, вагон, автомобиль төзелешендә кулланылачак. Инвесторлар производствога 600 млн сум чамасы акча сарыф итәчәк. Бу проектны гамәлгә ашыру 131 эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк.

Икенче проект «Стандарт» кою заводы ҖЧҖнең йөк күтәрә торган җиһазлар өчен запас частьләр производствосына юнәлдерелгән. Бу лифтларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирәчәк һәм 57 кешегә эш урыны булачак. Проектка 60 млн сум инвестиция кертеләчәк.

Өченче гариза «Химресурс» фәнни-җитештерү компаниясе» ҖЧҖтән килде. Проект эпоксид сумала производствосын оештыруга юнәлдерелгән. Аны «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясенә урнаштыру планлаштырыла. Бу проектны гамәлгә ашыруга 112 млн сум чамасы инвестиция кертеләчәк. 30 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

Алдан комиссия утырышларында компанияләрнең гомуми инвестиция күләме 25 млрд сумлык  булган 24 гаризасы расланган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10