news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

11 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Германиягә килде, Истанбулда ике километрлы табында илле мең кеше авыз ачкан.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Германиягә килде / Татарстан Президенты Германиянең эшлекле даирәсе вәкилләре белән очрашырга җыена.

Камал театрының Үзбәкстанга гастрольләре көне билгеле булды / Гастрольләр Татарстан һәм Үзбәкстан мәдәният министрлыклары ярдәме белән тормышка ашырыла.

Истанбулда ике километрлы табында илле мең кеше авыз ачкан / Табынга су, берничә төр хөрмә, ясмык шулпасы, итле пылау, пидә кабартмасы, чәй һәм тулумба татлысы тәкъдим ителгән.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: "Әкият" курчак театры / Казанда футбол матчлары узган көннәрдә театрда балалар өчен спектакльләр күрсәтеләчәк.

Васил Шәйхразиев Татарстан халкын Россия көне белән котлады / Әлеге көн - Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190нан артык милләт вәкиленең уртак бәйрәме, диелә котлауда.

11 - 17 июнь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы / Камал, Тинчурин, Кариев театрларында спектакльләр әле дәвам итә.

Австралия җыелма командасы Казандагы яшәү шартлары белән канәгать / Австралиянең футбол буенча җыелма командасы “Ак Барс” спорт залында шөгыльләнде.

Татарстанда урыны белән яшенле яңгырлар көтелә / 13 июньдә республиканың көнчыгыш районнарында 22 градуска кадәр җылытачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot