ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанга Япония принцессасы килә
Олег Матыцин: Казанны кунакчыллык буенча дөнья стандарты дияргә була
Чаллыда микроавтобус катнашындагы һәлакәттә зыян күрүчеләрне хастаханәдән чыгарганнар
1,5 млн сум акча урлаган казанлыга хөкем чыгардылар
Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра

Җәмгыять

Истанбулда ике километрлы табында илле мең кеше авыз ачкан

11 июнь 2018, 13:10 , Фото: Рушания Алтай

Истанбулда ике километрлы табында илле мең кеше авыз ачкан Табынга су, берничә төр хөрмә, ясмык шулпасы, итле пылау, пидә кабартмасы, чәй һәм тулумба татлысы тәкъдим ителгән.

(Истанбул, 11 июнь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Кичә Истанбулда зур ифтар ашы узды. Биредә 2 километрга сузылган табында 50 мең кеше авыз ачты.

Ифтарны Үскүдар районы хакимияте оештырды. Босфор яры буенча Үскүдар причалыннан Харәм мәхәлләсенә кадәр сузылган 2 километрлык табында 50 мең кешегә авыз ачарга мөмкинлек бирелде. Ифтарга Үскүдар районы хакимият башлыгы Һилми Түркмән истанбуллыларны телефон аркылы үзе чакырды.

“Кардәшлек ифтар табыны” дип аталган бу чара Кыз манарасы, Топ-Капы сарае каршында үтте. Иртәнге сәгатьләрдә ул урынны әзерләр өчен автомобиль юллары ябылды.

Ифтар Коръән уку белән башланып китте.

Табынга су, берничә төр хөрмә, ясмык шулпасы, итле пылау, әйран, пидә кабартмасы, чәй һәм тулумба татлысы тәкъдим ителде.

Ислам дөньясының иң зур ифтарына Төркия энергетика һәм табигый чыганаклар министры Берак Албайрак та катнашты.

Бу олуг табынның хуҗасы буларак Үскүдар районы хакимият башлыгы Һилми Түркмән халык алдында чыгыш ясады. “Бу мөбарәк кич барлык мөселманнарга бердәмлеккә, бердәм булырга сәбәп булсын. Кимсетелгәннәрнең хәлләрен җиңеләйтсен. Барыбызның да күңелләре бер, йөрәге бер, табыны бер, догалары бер булсын”, - диде ул.

Ифтардан соң, якын-тирәдәге мәчетләрдә тәравих намазы кылынды һәм Кадер киче белән бәйле вәгазьләр тыңланып, күмәкләшеп дога ителде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10