ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Австралия җыелма командасы Казандагы яшәү шартлары белән канәгать

11 июнь 2018, 16:51 , Фото: Михаил Захаров

Австралия җыелма командасы Казандагы яшәү шартлары белән канәгать
Австралиянең футбол буенча җыелма командасы “Ак Барс” спорт залында шөгыльләнде.

(Казан, 11 июнь, Сергей Гаврилов). Австралия җыелма командасы Казандагы яшәү шартлары белән канәгать. Бу турыда бүген Австралиянең футбол буенча җыелма командасы “Хезмәт резервлары” стадионындагы ачык тренировка алдыннан уздырган беренче матбугат конференциясендә билгеле булды.

  • Австралиялеләр Дөнья чемпионаты вакытында Татарстан башкаласында яшәп, күнекмәләр уздырачак.

Пресс-атташе Австралия җыелма командасының эш системасын аңлатты, “Хезмәт резервлары” стадионының инфраструктурасы, якындагы җәмәгать туклану урыннары турында сөйләде һәм “Бәхетле” кибетен мактап телгә алды.

"Брайтон энд Хоув Альбион" инглиз футбол клубыннан килгән австралияле Мэттью Райан “Ак Барс” базасында яхшы яшәү шартлары булуын һәм аның техник җиһазландырылуын әйтте. 10 июньдә җыелма команда уенчылары спорт залында шөгыльләнергә һәм хокей базасындагы велотренажерларда эшләргә өлгерде.

  • "Ак Барс" хоккей командасы сезонга әзерлекне үз территориясендә түгел, Сочи шәһәрендә башлаячак.

“Бездә бик яхшы шартлар. Без кичә генә килдек. Казанда барысы да бик әйбәт. Безгә шөгыльләнергә бернәрсә дә комачауламый. Без уңышлы “Ак Барс” хоккей клубы базасында яшәвебезне беләбез”, - дип сөйләде Райан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10