ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театрының Үзбәкстанга гастрольләре көне билгеле булды

11 июнь 2018, 10:22 , Фото: kamalteatr.ru

Камал театрының Үзбәкстанга гастрольләре көне билгеле булды Гастрольләр Татарстан һәм Үзбәкстан мәдәният министрлыклары ярдәме белән тормышка ашырыла.

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ"). 14-16 сентябрьдә Үзбәк милли академия драма театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре үтәчәк. Бу турыда Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камал театры Үзбәкстан тамашачысына легендарь "Зәңгәр шәл" спектаклен, "Бабайлар чуагы" лирик комедиясен һәм 112 сезон премьерасы "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен тәкъдим итә.

Гастрольләр Татарстан һәм Үзбәкстан мәдәният министрлыклары ярдәме белән тормышка ашырыла.

  • 14 сентябрь, башлана 19.00, "Зәңгәр шәл", К.Тинчурин, режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
  • 15 сентябрь, башлана 18.00, "Бабайлар чуагы", И.Зәйниев, режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
  • 16 сентябрь, башлана 18.00, "Әтәч менгән читәнгә", А.Гыйләҗев, режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10