news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

11 декабрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Казанда Эшкуарлар йорты ачылды, Россия Геройлары көне билгеләп үтелде, Татарстанда һава шартлары начарлана, Билалетдинов Йолдызлар матчында катнаша.

Р.Миңнехановка Татарстан Милли банкының яңа идарәчесе Марат Шәрифуллинны тәкъдим иттеләр/Татарстан Президентының Руслан Вестеровский белән очрашуы Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

Татарстан Президенты Казанда Эшкуарлар йортын ачты/Күпфункцияле үзәк «бердәм тәрәзә» режимында бизнес өчен 180нән артык хезмәт тәкъдим итәчәк.

Минтимер Шәймиев: Россиядә көчсез булырга ярамый/Россия Геройлары көне бәйрәменә республиканың данлы ул-кызлары чакырулы иде.

Татарстанда бронхиаль астма диагнозы белән исәптә 40 меңләп кеше тора/Рөстәм Фәссахов бу чир белән авыручылар саны артуын билгеләп узды.

Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык фаразлый/Татарстанда төнлә һәм көндез урыны белән һава шартлары начарлану көтелә.

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы уналтынчы телгә тәрҗемә ителде/2015 елда авторның әлеге китабы “Большая книга” милли әдәби премия җиңүчесе булды.

Казанда Яңа ел чыршылары 300-1000 сум торачак/Татарстан башкаласында чыршы базарлары 15 декабрьдә эшли башлый.

Татар биюен фәнни әйләнешкә Гай Таһиров кертте – Айрат Хәмитов/"Кадак кагу", "чалыштыру", "бишек", "тезмә" – болар барысыда Г.Таһиров мирас итеп калдырган бию хәрәкәт атамалары.

Зиннәтулла Билалетдинов Йолдызлар матчында Харламов дивизионын җитәклиячәк/Континенталь хоккей лигасы спорт тамашасына баш тренерларны билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100