ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада башкорт теле курслары эшли башлады
Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак
iPhone 2017 елда сатылу буенча Казанда лидерлыкка чыккан

Икътисад

Р.Миңнехановка Татарстан Милли банкының яңа идарәчесе Марат Шәрифуллинны тәкъдим иттеләр

11 декабрь 2017, 12:29 , Фото: prav.tatarstan.ru

Р.Миңнехановка Татарстан Милли банкының яңа идарәчесе Марат Шәрифуллинны тәкъдим иттеләр Татарстан Президентының Руслан Вестеровский белән очрашуы Татарстан Хөкүмәте йортында узда.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). РФ Үзәк Банкы рәисе урынбасары Руслан Вестеровский Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка РФ Үзәк Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли Банкы бүлегенең яңа идарәчесе Марат Шәрифуллинны тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның республика Хөкүмәте йортындагы эш бүлмәсендә узды.

Марат Шәрифуллинны әлеге вазифага билгеләү турындагы боерыкны Россия Банкы рәисе 2017 елның 8 декабрендә имзалаган.

Вестеровский шулай ук ТР Президенты белән Татарстандагы банк секторының үсеш мәсьәләләре һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерү буенча төп адымнар хакында фикер алышты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр