ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар иҗади яшьләре Тукай шигырен шагыйрь язган иске татар әдәби телендә укыды
26 апрельдә Чернобыль фаҗигасе корбаннары искә алынды
Марат Бариевның әнисе, авыру булса да, "Тукайны онытмыйбыз" флешмобына кушылган
26 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Кайбыч районында су баскан йорт-җир хуҗаларына 74 мең сум иминият акчасы түләгәннәр

Спорт

Зиннәтулла Билалетдинов Йолдызлар матчында Харламов дивизионын җитәклиячәк

11 декабрь 2017, 19:06 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Зиннәтулла Билалетдинов Йолдызлар матчында Харламов дивизионын җитәклиячәк Континенталь хоккей лигасы спорт тамашасына баш тренерларны билгеләде.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Олег Знарок (СКА), Игорь Никитин (ЦСКА), Зиннәтулла Билалетдинов (“Ак Барс”) һәм Андрей Скабелка (“Авангард”) Континенталь хоккей лигасының 2018 елгы Йолдызлар матчындагы командаларның баш тренеры вазифасын башкарачак. Бу хакта КХЛның рәсми сайты җиткерә. Спорт тамашасы 13-14 гыйнварда Астанада үтә.

Олег Знарок – Бобров, Никитин – Тарасов, Билалетдинов – Харламов, Скабелка – Чернышев дививизионы белән җитәкчелек итәчәк. Аларның ярдәмчеләре якын арада билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, Йолдызлар матчында катнашачак уенчылар исемлеге ачыкланды инде. “Ак Барс”ның өч уенчысы – капкачы Эмиль Гарипов, сакчы Андрей Марков һәм һөҗүмче Владимир Ткачев, шулай ук “Нефтехимик” командасы капкачы Илья Ежов белән һөҗүмчесе Дэн Секстон Йолдызлар матчында катнашу өчен Харламов дивизионы составына кертелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10